Янә Аллаһ, сезнең өчен ата дөяне вә ана дөяне һәм үгез белән сыерны халык кылды һәм хәләл итте. Әйт: "Ата дөяне вә үгезне һәм ана дөя белән сыерны яки аларның карыннарындагы балаларын Аллаһ хәрам кылдымы? Әйә сез шаһит булдыгызмы Аллаһуның бу хакта васыять әйткән чагында, ягъни Аллаһуның: "Бу хайваннарны сезгә хәрам кылдым", – дигән сүзен ишеттегезме? Наданлык белән дәлилсез кешеләрне адаштыру өчен Аллаһуга ялганны ифтира кылган кеше хәтле залим-залимрәк кеше булырмы? Әлбәттә, Аллаһу тәгалә залимнәрне туры юлга салмас.