Аллаһу тәгалә, сезнең өчен дүрт пар – сигез җенесне халык кылды, аларны сезгә хәләл итте: куй-сарыктан бер парны, кәҗәдән бер парны. Әйт: "Аллаһ, куй вә кәҗә иркәкләрен һәм ана куйны вә ана кәҗәне хәрам кылдымы? Яки куй вә кәҗә карнындагы бәрәннәрне хәрам кылдымы? Әгәр боларны хәрам кылган булса, дәлилләрегезне миңа күрсәтегез дөрес сөйләүчеләрдән булсагыз", – дип.