Әйт: "Аллаһудан миңа вәхий кылынган Коръәндә тапмыймын ашаучыга ризык йөзеннән хәрам нәрсәне, мәгәр үлгән хайван, бугазлаганда аккан кан, дуңгыз ите һәм бугазлаганда Аллаһ исемен әйтмичә башка берәр мәхлук исемен әйтеп бугазлаган хайван ите, боларны хәрам дип таптым", – дип, берәү ашарга һичнәрсә тапмыйча ачка үлү ихтималы булганда зарурат хәтле генә ашаса, гөнаһ булмас. Бу хәлдә, әлбәттә, Раббың ярлыкаучы һәм рәхимле.