You are here: Home » Chapter 2 » Verse 229 » Translation
Sura 2
Aya 229
229
الطَّلاقُ مَرَّتانِ ۖ فَإِمساكٌ بِمَعروفٍ أَو تَسريحٌ بِإِحسانٍ ۗ وَلا يَحِلُّ لَكُم أَن تَأخُذوا مِمّا آتَيتُموهُنَّ شَيئًا إِلّا أَن يَخافا أَلّا يُقيما حُدودَ اللَّهِ ۖ فَإِن خِفتُم أَلّا يُقيما حُدودَ اللَّهِ فَلا جُناحَ عَلَيهِما فيمَا افتَدَت بِهِ ۗ تِلكَ حُدودُ اللَّهِ فَلا تَعتَدوها ۚ وَمَن يَتَعَدَّ حُدودَ اللَّهِ فَأُولٰئِكَ هُمُ الظّالِمونَ

Талак ике мәртәбә – ягъни ир хатынын бер мәртәбә талак кыйлгач та, икенче мәртәбә талак кылгач та бергә торырга теләге булса, кайтарып алырга хаклы була. Әммә өченче мәртәбә талак кылса якынлык кылырга да, кайтарып алырга да хакы юктыр. Икенче талактан соң кайтарып алса шәригать кушканча гаделлек белән хатын итеп тотмак лязем, аерып җибәрсә дә яхшылык белән җибәрү тиештер. Хатыннарыгызны талак кылгач, аларга биргән мәһерләрегездән аз гына нәрсәне алу да сезгә һич хәләл булмый, мәгәр хәләл булыр Аллаһ чикләгән чик эчендә генә яши алмаудан курыксалар. Аллаһ чигендә каим булудан курыксагыз, мәсәлән: ир хатынын яратыр, әммә хатын ирен яратмас, ир хатынны талак кылырга теләмәс, хатын торырга теләмәс, яки ир хатынын хаксыз җәберләп тотар, шундый хәлдә хатын ирдән алган мөһерне яки башка малын биреп, үзен талак кылдырыр, икесе дә гөнаһлы булмас. Бу бәян ителмеш хөкемнәр Аллаһ чикләгән чиктер, бу чиктән үтмәгез! Берәү Аллаһ чигеннән үтеп китсә, ул, әлбәттә, залимдер.