You are here: Home » Chapter 65 » Verse 1 » Translation
Sura 65
Aya 1

Chapter 65

Divorceal-Ṭalāq ( الطلاق )

12 verses • revealed at Medinan

»The surah that issues the lawful procedures by which one may Divorce and that calls for fair parting between believers if marriage is to end, in accordance with what is right and within God’s prescribed limits, while promising ease and deliverance for the truly God-fearing who undergo this trauma. It takes its name from verse 1 ff. concerning “divorce” (ṭalāq). The surah strongly urges people to observe God’s regulations and guidance. To reinforce this they are reminded of the fate of earlier disobedient peoples and the rewards of the obedient. God’s power and knowledge are emphasized at the end (verse 12).«

بِسمِ اللَّهِ الرَّحمٰنِ الرَّحيمِ

: Рәхимле шәфкатьле Аллаһ исеме белән башлыйм эшемне.

1
يا أَيُّهَا النَّبِيُّ إِذا طَلَّقتُمُ النِّساءَ فَطَلِّقوهُنَّ لِعِدَّتِهِنَّ وَأَحصُوا العِدَّةَ ۖ وَاتَّقُوا اللَّهَ رَبَّكُم ۖ لا تُخرِجوهُنَّ مِن بُيوتِهِنَّ وَلا يَخرُجنَ إِلّا أَن يَأتينَ بِفاحِشَةٍ مُبَيِّنَةٍ ۚ وَتِلكَ حُدودُ اللَّهِ ۚ وَمَن يَتَعَدَّ حُدودَ اللَّهِ فَقَد ظَلَمَ نَفسَهُ ۚ لا تَدري لَعَلَّ اللَّهَ يُحدِثُ بَعدَ ذٰلِكَ أَمرًا

Ий пәйгамбәр һәм аның өммәте, әгәр хатыннарыгызны талак кылыр булсагыз, күремнәре беткәч, пакь хәлләрендә якынлык кылмыйча талак кылыгыз вә күрем көннәрен һәм талак гыйддәтен атагыз, талак гыйддәте пакь вакытларында талак ителеп өч күремне уздырып пакьләнгән вакытларына чаклыдыр. Күрем күргән вакытларында һәм балага йөкле булсалар, талак кылу дөрес булмыйдыр. Раббыгыз булган Аллаһудан куркыгыз, Аның хөкемнәрен бозмагыз! Талак кылгач хатыныгызны торган өйләреннән чыгармагыз, өч күремне уздырып пакьләнгәннәренә чаклы вә ул хатыннар үз ихтыярлары илә дә чыкмасыннар, мәгәр ачык бозык эшне кылсалар, урлау вә зина кылу кеби эшләрне кылсалар – ул вакытта өйләреннән чыгарырбыз! Бу хөкемнәр Аллаһуның чикләредер. Берәү Аллаһуның чигеннән чыгып эш кылса, тәхкыйк ул үзенә золым кылды. Ий талак кылучы ир, белмәссең, шаять Аллаһ талактан соң синең файдаңа эш кылыр, ягъни арагызга мәхәббәт салыр да яңадан тора башларсыз. "Талак кылганнан соң теләгегез булса яңадан кушылып торырга шәригатьтә юл булганы өчен, талак кылган хатыннарыгызны гыйддәтләре үтмичә өегездән чыгармагыз, һәм бердән өч талак белән талак кылмагыз!"