You are here: Home » Chapter 6 » Verse 158 » Translation
Sura 6
Aya 158
158
هَل يَنظُرونَ إِلّا أَن تَأتِيَهُمُ المَلائِكَةُ أَو يَأتِيَ رَبُّكَ أَو يَأتِيَ بَعضُ آياتِ رَبِّكَ ۗ يَومَ يَأتي بَعضُ آياتِ رَبِّكَ لا يَنفَعُ نَفسًا إيمانُها لَم تَكُن آمَنَت مِن قَبلُ أَو كَسَبَت في إيمانِها خَيرًا ۗ قُلِ انتَظِروا إِنّا مُنتَظِرونَ

Аллаһудан Коръән килгәннән соң да аның белән гамәл кылмыйча тагын нәрсә көтәләр? Әлбәттә, Коръән белән гамәл кылмыйча, ґәзаб фәрештәнең килүен көтәләр, яки Раббының ґәзәб белән килүен көтәләр, яки кыямәт көне кеби Раббыңның бәгъзе галәмәтләрен көтәләр. Раббыңның бәгъзе галәмәтләре килгән көндә һичкемнең иман китерүе файда бирмәс, ягъни үлем куркынычларын күргәч кенә, яки картлык зәгыйфьлегенә ирешкәч кенә иман китереп маташуның һич файдасы булмас, яки әүвәлрәк иман китергән, ләкин хәрамнардан тәүбә итмәгән һәм фарызларны үтәмәгән, коры иман сүзләрен әйтеп яшәве янә файда бирмәс, әйт: "Көтегез Аллаһ ґәзабын", – дип. Без, әлбәттә, аларны ґәзаб белән көтәбез.