You are here: Home » Chapter 6 » Verse 157 » Translation
Sura 6
Aya 157
157
أَو تَقولوا لَو أَنّا أُنزِلَ عَلَينَا الكِتابُ لَكُنّا أَهدىٰ مِنهُم ۚ فَقَد جاءَكُم بَيِّنَةٌ مِن رَبِّكُم وَهُدًى وَرَحمَةٌ ۚ فَمَن أَظلَمُ مِمَّن كَذَّبَ بِآياتِ اللَّهِ وَصَدَفَ عَنها ۗ سَنَجزِي الَّذينَ يَصدِفونَ عَن آياتِنا سوءَ العَذابِ بِما كانوا يَصدِفونَ

Яки әгәр безгә китап иңдерелгән булса, әлбәттә, яһүд вә насарага караганда да туры юлга күнегүчәнрәк булыр идек, дип әйтмәвегез өчен Коръәнне иңдердек, бит тәхкыйк Раббыгыздан сезгә һәрнәрсәне ачыклаучы Коръән исемле китап, ул аның белән гамәл кылучыларга һидәят вә рәхмәт булып килде, Аллаһу тәгаләнең аятьләрен ялган диюче кеше хәтле залимрак кеше булырмы? Вә ул залим Коръән белән гамәл кылудан баш тарта. Аятьләребездән баш тарткан кешеләрне ягъни хәрамнардан сакланмау, фарызларны үтәмәү аятьләрдән баш тарту була, тиздән алардан яман ґәзаб белән җәза кылырбыз баш тартканнары өчен.