23وَمِن آياتِهِ مَنامُكُم بِاللَّيلِ وَالنَّهارِ وَابتِغاؤُكُم مِن فَضلِهِ ۚ إِنَّ في ذٰلِكَ لَآياتٍ لِقَومٍ يَسمَعونَ Дәхи Аллаһуның могҗизасыннандыр кичләрен вә көндезләрен йоклап рәхәтләнүегез, вә көндезләрен Аллаһуның фазълыннан дөнья ахирәтләрегезне кәсеп итүегез, әлбәттә, бу эшләрдә игътибар белән тыңлаучыларга Аллаһуның кодрәтенә дәлилләр бардыр.