Вә Мәдйан шәһәренә кардәшләре Шөґәебне пәйгамбәр итеп җибәрдек. Кауменә әйтте: "Ий каумем, фәкать Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз! Аллаһудан башка сезнең Илаһәгыз юк. Тәхкыйк сезгә Аллаһудан ачык могҗизалар килде, үлчәүләрегездә тигезлек кылыгыз, кешеләргә нәрсә сатканда да ким үлчәмәгез вә Аллаһ рәсүлләр җибәреп, Җир өстендә төзеклек кылганы соңында сез анда бозыклыклар кылмагыз! Бу хөкемнәр сезнең өчен хәерле, әгәр хак сүзгә ышанучылардан булсагыз.