You are here: Home » Chapter 6 » Verse 31 » Translation
Sura 6
Aya 31
31
قَد خَسِرَ الَّذينَ كَذَّبوا بِلِقاءِ اللَّهِ ۖ حَتّىٰ إِذا جاءَتهُمُ السّاعَةُ بَغتَةً قالوا يا حَسرَتَنا عَلىٰ ما فَرَّطنا فيها وَهُم يَحمِلونَ أَوزارَهُم عَلىٰ ظُهورِهِم ۚ أَلا ساءَ ما يَزِرونَ

Үлгәннән соң терелеп, Аллаһуга хөкемгә баруны инкяр итеп, Аллаһ йөкләгән бурычларны үтәмәүчеләр тәхкыйк һәлак булдылар. Көтмәгәндә алар өстенә кыямәт килсә, шул вакытта әйттеләр: "Вәй-үкенеч! Безгә хәсрәт-һәлакәтлек килде бит, дөньяга алданып, ахирәткә хәзерләнмәвебез сәбәпле", – дип. Алар гөнаһларын аркаларына йөкләп, Аллаһу хозурына килерләр. Әґәһ булыгыз! Аларның дөньядан алып килгән йөкләре нинди яман йөктер.