133وَرَبُّكَ الغَنِيُّ ذُو الرَّحمَةِ ۚ إِن يَشَأ يُذهِبكُم وَيَستَخلِف مِن بَعدِكُم ما يَشاءُ كَما أَنشَأَكُم مِن ذُرِّيَّةِ قَومٍ آخَرينَ Синең Раббың байдыр, кешеләрнең гамәлләренә мохтаҗ түгел вә Ул рәхмәт иясе. Әгәр Аллаһ теләсә Аңа итагать итмәгәнегез өчен сезне юк итәр дә, сезнең урыныгызга үзе теләгән затларны хуҗа кылыр, үзегезне башка каум балаларыннан бар иткән кеби.