23فَوَرَبِّ السَّماءِ وَالأَرضِ إِنَّهُ لَحَقٌّ مِثلَ ما أَنَّكُم تَنطِقونَ Җир вә күкләр Раббысы белән ант итеп әйтәмен ки, ошбу әйтелгән нәрсәләр, әлбәттә, хактыр сезнең сөйләшкәнегез кеби. Ягъни кешеләр сөйләшмиләр дия алмассыз, шуның кеби Коръәннең һәр сүзе хактыр, юкка чыгара алмассыз.