Яхшылап карасаң, әлбәттә, күрерсең күңелләрендә икейөзлелек чире булган мөселманнар кәфергә дус булырга, аларга иярергә ашыгырлар, "кәферләрдән әйләнеп килә торган ґәзабтан куркабыз" диләр. Ягъни кәферләрдән куркып, аларга дус булырга тырышалар. Аллаһуның мөэминнәргә бер шәһәрне фәтех кылуы яки кәферләр зарарына, мөэминнәр файдасына бер эш кылуы өметле. Шул вакытта монафикълар мөэминнәргә дошман булып, кәферләргә дус булганнары өчен, әлбәттә, үкенерләр ягъни монафикълар алданганлыкларын эш узгач кына белерләр.