Янә Аллаһу тәгалә кыямәт көнендә әйтер: "Ий Мәрьям угълы Гыйса! Син кешеләргә әйттеңме, мине һәм анамны Аллаһудан башка Илаһә тотыгыз", – дип. Гыйса әйтте: "Ий Раббым! Син һәрбер кимчелектән пакьсең, синең хакта миңа муафикъ түгел сүзне әйтмәк лаек түгелдер, әгәр андый сүзләрне әйткән булсам, әлбәттә, син аны беләсең. Я Рабби, син минем күңелемдә булган нәрсәне, әлбәттә, беләсең әмма мин синдә булган нәрсәне белмимен. Әлбәттә, Син яшерен нәрсәләрне бик яхшы белүчесең.