Мәетнең васыяте хакындагы шәһадәттә күрсәтелгән хөкемебез – шаһитләрнең турылык илә шаһит булулары өчен иң якын бер юл, яки шәһитлек эшләрендә ялган сөйләүләре сәбәпле эш икенче гадел шәһитләргә тапшырылгач, хыянәтләре өскә чыгып хурлыкка төшүдән курыксыннар өчен гадел хөкемдер. Аллаһудан куркыгыз – аның гадел хөкемнәрен бозудан сакланыгыз һәм сезнең файдагызга сөйләгән сүзләрен тыңлагыз! Аллаһу тәгалә, хыянәтче фәсыйкларны туры юлга күндерми.