14قُل لِلَّذينَ آمَنوا يَغفِروا لِلَّذينَ لا يَرجونَ أَيّامَ اللَّهِ لِيَجزِيَ قَومًا بِما كانوا يَكسِبونَ Мөэминнәргә әйт: "Кыямәт көненә, Аллаһ хөкеменә ышанмаган кешеләрнең җәбер золымнарын гафу итсеннәр, золым иткән кавемнәргә кәсеп иткән гөнаһларына Аллаһ ахирәттә җәза бирер өчен.