Әгәр монафикъларга сугыш сәфәрендә булган мөселманнарның сугышка әзерләнмичә тыныч торулары, яки дошман ґәскәреннән курыккан хәбәрләре килсә, ул хәбәрне шатланып, халык арасына фаш итәләр мөселманнар күңленә курку салыр өчен. Әгәр ул хәбәрне расүлгә һәм мөселманнарның әмирләренә генә әйтсәләр иде, ул вакытта ул хәбәрне расүл һәм әмирләр генә белеп, тиешсез кешеләргә фаш булмас иде. Ий мөэминнәр! Әгәр сезгә Аллаһуның фазыйләте – юмартлыгы һәм рәхмәте булмаса иде, әлбәттә, шайтанга ияреп, һәлак булыр идегез, мәгәр шайтанга иярмичә бик азларыгыз калыр иде.