You are here: Home » Chapter 4 » Verse 46 » Translation
Sura 4
Aya 46
46
مِنَ الَّذينَ هادوا يُحَرِّفونَ الكَلِمَ عَن مَواضِعِهِ وَيَقولونَ سَمِعنا وَعَصَينا وَاسمَع غَيرَ مُسمَعٍ وَراعِنا لَيًّا بِأَلسِنَتِهِم وَطَعنًا فِي الدّينِ ۚ وَلَو أَنَّهُم قالوا سَمِعنا وَأَطَعنا وَاسمَع وَانظُرنا لَكانَ خَيرًا لَهُم وَأَقوَمَ وَلٰكِن لَعَنَهُمُ اللَّهُ بِكُفرِهِم فَلا يُؤمِنونَ إِلّا قَليلًا

Яһүдләрдән кайберләре тәүраттагы Аллаһ сүзләрен урыныннан үзгәртәләр һәм Мухәммәд г-мгә әйтәләр: "Сүзеңне ишетәбез, ләкин киресенчә эшлибез һәм бездән ишетергә үзең риза булмаган яман сүзләрне ишет", – диләр. Алар телләре белән "раґинә" диләр, бу сүз "безгә илтифат ит" дигән мәгънәдә булса да, алар аны Мухәммәд г-мнән вә ислам диненнән көләр өчен әйтәләр иде. Әгәр яһүдләр: "Ий Мухәммәд г-м! Син риза булачак сүзләрне бездән ишет! Без Коръән сүзләрен ишеттек, Аллаһуга һәм сиңа буйсындык, безгә рәхмәт карау белән кара", – дисәләр һәм Коръән белән гамәл кылсалар, әлбәттә, алар өчен хәерле булыр иде һәм һидәяттә таза тору булыр иде. Ләкин Коръәнне инкяр кылулары белән Аллаһ аларны ләгънәт кылды, ул яһүдләрдән бик азлары гына Коръән белән гамәл кылып мөэмин булырлар.