Ий китап әһелләре! Динегездә хактан тышкары чыкмагыз, Аллаһ хакында ялганны сөйләмәгез, мәгәр аңа әйтергә тиешле хак сүзләрне генә әйтегез! Мәрьям угълы -- Гыйсә Аллаһуның рәсүленнән башка һичкем түгел, ул Гыйсә Аллаһуның: "Бар бул!" – дигән сүзе белән бар булды, ул сүзне Аллаһ Мәрьямгә ишеттерде вә ул сүз Мәрьям карынына рух булып иреште. Аллаһуга вә рәсүлләренә ышаныгыз! Һәм "Аллаһ өч" – дип һич тә әйтмәгез! Ул сүздән тыелыгыз, әгәр тыелсагыз, үзегез өчен хәерледер. Дөреслектә Аллаһ тиңдәше юк бер Аллаһудыр, баласы булудан Аллаһ гаять пакь, янә җирдә, күкләрдәге һәрнәрсә аныкы һәм дә кешеләр өстеннән вәкил булырга Аллаһ җитә.