17اصبِر عَلىٰ ما يَقولونَ وَاذكُر عَبدَنا داوودَ ذَا الأَيدِ ۖ إِنَّهُ أَوّابٌ Ий Мухәммәд г-м, аларның үз зарарларына сөйләгән сүзләренә сабыр ит! Безнең колыбыз Даудны сөйлә, ул гыйбадәттә куәт иясе иде, көн аша рузә тотып гыйбадәт кылыр иде, вә һәр мәкруһ эшләрдән тәүбә итеп Аллаһуга кайтучыдыр.