Ий мөэминнәр, кәферләр кеби булмагыз, аларның монафикъ дуслары, сәүдә белән юлда йөргәндә яки сугышта үлүчеләре булса, өйдә торган дуслары әйтер: "Әгәр алар безнең белән бергә өйдә торсалар, үлмәс вә үтерелмәс иделәр", – дип. Ул монафикъларның күңеленә хәсрәт булсын өчен Аллаһ кәферләрдән шул сүзләрне әйттерде. Аллаһ тергезә һәм үтерә, Аллаһ сезнең кылган эшләрегезне күрүче.