36فَلَمّا جاءَهُم موسىٰ بِآياتِنا بَيِّناتٍ قالوا ما هٰذا إِلّا سِحرٌ مُفتَرًى وَما سَمِعنا بِهٰذا في آبائِنَا الأَوَّلينَ Муса аларга Безнең аятьләребез һәм могҗизаларыбыз илә килгәч, алар әйттеләр: "Мусаның могҗизасы могҗиза түгел, мәгәр Аллаһуга ифтира ителгән сихердер, ошбу пәйгамбәрлекне әүвәлге аталарыбыз заманасында булганын һич тә ишеткәнебез юк".