6فَقَد كَذَّبوا فَسَيَأتيهِم أَنباءُ ما كانوا بِهِ يَستَهزِئونَ Тәхкыйк алар Коръәнне ялганга тоттылар, әлбәттә, аларга килер Коръәнне кимсетүләренең хәбәре вә җәзасы, ул вакытта белерләр Коръәннең хаклыгын, ләкин соң булыр.