You are here: Home » Chapter 21 » Verse 79 » Translation
Sura 21
Aya 79
79
فَفَهَّمناها سُلَيمانَ ۚ وَكُلًّا آتَينا حُكمًا وَعِلمًا ۚ وَسَخَّرنا مَعَ داوودَ الجِبالَ يُسَبِّحنَ وَالطَّيرَ ۚ وَكُنّا فاعِلينَ

Иген хакында дөрес хөкем итүне Сөләйманга аңлаттык. Дауд, тапталган иген бәрабәренә иген хуҗасына куйларны бирергә хөкем итте. Бу вакытта Сөләйман 13 яшендә иде, атасы Даудның хөкеменә риза булмыйча, бу хөкемнән яхшырак хөкем бар диде. Ул әйтте: "Куйлар вакытлыча иген хуҗасына бирелсен, иген хуҗасы куйларның сөтеннән вә йоннарыннан файдаланып торсын. Ә куйлар хуҗасы, җирне эшкәртеп иген чәчеп үстереп бирсен, аннары куйларын кайтарып алыр", – дип. Аларга һәр икесенә файдалы белем вә шәригать хөкемнәрен бирдек, вә Даудка тауларны һәм кошларны иярттек, Дауд белән бергә тәсбих әйтерләр иде. Вә Без бу әйтелгәннәрне барын да эшләдек.