26وَقالُوا اتَّخَذَ الرَّحمٰنُ وَلَدًا ۗ سُبحانَهُ ۚ بَل عِبادٌ مُكرَمونَ Мөшрикләр, Аллаһ бала тудырды диделәр. Аллаһ, бала тудыру кимчелегеннән ниһаять пакь! Бәлки фәрештәләр, Аллаһуның хөрмәтле колларыдыр.