92۞ وَلَقَد جاءَكُم موسىٰ بِالبَيِّناتِ ثُمَّ اتَّخَذتُمُ العِجلَ مِن بَعدِهِ وَأَنتُم ظالِمونَ Шиксез, Муса сезгә ислам динен өйрәтүче, Аллаһ хөкемнәрен ачык бәян итүче Тәүрат белән килде. Ә сез Муса, Тур тавына киткәч, бозауга гыйбадәт кылдыгыз, шуның өчен сез залимнәрсез.