You are here: Home » Chapter 2 » Verse 249 » Translation
Sura 2
Aya 249
249
فَلَمّا فَصَلَ طالوتُ بِالجُنودِ قالَ إِنَّ اللَّهَ مُبتَليكُم بِنَهَرٍ فَمَن شَرِبَ مِنهُ فَلَيسَ مِنّي وَمَن لَم يَطعَمهُ فَإِنَّهُ مِنّي إِلّا مَنِ اغتَرَفَ غُرفَةً بِيَدِهِ ۚ فَشَرِبوا مِنهُ إِلّا قَليلًا مِنهُم ۚ فَلَمّا جاوَزَهُ هُوَ وَالَّذينَ آمَنوا مَعَهُ قالوا لا طاقَةَ لَنَا اليَومَ بِجالوتَ وَجُنودِهِ ۚ قالَ الَّذينَ يَظُنّونَ أَنَّهُم مُلاقُو اللَّهِ كَم مِن فِئَةٍ قَليلَةٍ غَلَبَت فِئَةً كَثيرَةً بِإِذنِ اللَّهِ ۗ وَاللَّهُ مَعَ الصّابِرينَ

Талут ґәскәр белән шәһәрдән чыгып сәфәргә киткәндә гаскәргә әйтте: "Аллаһ сезне бер елга белән сыный, мин әйткәнчә эш кылыгыз, шул елгадан су эчкән кеше миннән түгел, миннән аерылып калыр, фәкать су эчмәгән кеше генә минем белән сугышка барыр, яки учы белән алып бер мәртәбә генә эчкән кеше миңа юлдаш булыр". Әммә күбесе елгадан туйганчы эчтеләр, мәгәр бик азлары гына эчмәде. (Су эчкән кешеләрнең иреннәренә Аллаһ бер галәмәт чыгарды, шуның белән алар эчмәгән кешеләрдән аерылдылар.) Талут һәм аның белән бергә су эчмичә калган мөэминнәр шул елганы үтеп киткәч, мөэминнәр арасыннан кайберләре әйтте: "Кәфер гаскәренә безнең көчебез җитмәс, Җалутка һәм аның гаскәренә каршы тора алмабыз, чөнки аларның саны бик күп, әмма безнең саныбыз бик аз". Ахирәттә Аллаһуга юлыгачакларын белгән галим мөэминнәр әйттеләр: "Күп вакытта аз санда булган мөэминнәр Аллаһ ярдәме белән күп санда булган көферләрне җиңделәр түгелме? Шулай булгач, без дә күп санда булган көферләрдән курыкмыйча, Аллаһ ярдәменә таянып сугышыйк". Аллаһу тәгалә сугышларда батырлык күрсәткән чыдамлы мөэминнәр белән бергә.