You are here: Home » Chapter 2 » Verse 235 » Translation
Sura 2
Aya 235
235
وَلا جُناحَ عَلَيكُم فيما عَرَّضتُم بِهِ مِن خِطبَةِ النِّساءِ أَو أَكنَنتُم في أَنفُسِكُم ۚ عَلِمَ اللَّهُ أَنَّكُم سَتَذكُرونَهُنَّ وَلٰكِن لا تُواعِدوهُنَّ سِرًّا إِلّا أَن تَقولوا قَولًا مَعروفًا ۚ وَلا تَعزِموا عُقدَةَ النِّكاحِ حَتّىٰ يَبلُغَ الكِتابُ أَجَلَهُ ۚ وَاعلَموا أَنَّ اللَّهَ يَعلَمُ ما في أَنفُسِكُم فَاحذَروهُ ۚ وَاعلَموا أَنَّ اللَّهَ غَفورٌ حَليمٌ

Гөнаһ булмас сезгә гыйтдәт саклый торган хатыннарны яучыламак хакында белдергән сүзләрегездә. Мәсәлән: "Син миңа охшыйсың, мин сине яратам", – дип әйтүдә, яки әйтмичә күңелдә генә саклауда. Аллаһ белде, әлбәттә, сез яучылыйсыз ул хатыннарны, ләкин гыйтдәт эчендә яучылау дөрес булмас. Ул хатыннар белән яшертен вәгъдә куешмагыз гыйтдәте үтмәс борын никахланырга яки якынлык кылырга, мәгәр шәригатькә сыярдай яхшы сүзләр белән сөйләшегез. Никахланырга теләгегез булса да, гыйтдәт үтмичә никах көнен билгеләмәгез. Сез, әлбәттә, беләсез Аллаһ сезнең күңелләрегездә булган уйларыгызны белгәнен, шәригатькә хыйлаф уйлардан сакланыгыз! Дөреслектә, Аллаһ ярлыкаучы һәм юаш.