You are here: Home » Chapter 2 » Verse 213 » Translation
Sura 2
Aya 213
213
كانَ النّاسُ أُمَّةً واحِدَةً فَبَعَثَ اللَّهُ النَّبِيّينَ مُبَشِّرينَ وَمُنذِرينَ وَأَنزَلَ مَعَهُمُ الكِتابَ بِالحَقِّ لِيَحكُمَ بَينَ النّاسِ فيمَا اختَلَفوا فيهِ ۚ وَمَا اختَلَفَ فيهِ إِلَّا الَّذينَ أوتوهُ مِن بَعدِ ما جاءَتهُمُ البَيِّناتُ بَغيًا بَينَهُم ۖ فَهَدَى اللَّهُ الَّذينَ آمَنوا لِمَا اختَلَفوا فيهِ مِنَ الحَقِّ بِإِذنِهِ ۗ وَاللَّهُ يَهدي مَن يَشاءُ إِلىٰ صِراطٍ مُستَقيمٍ

Кешеләр һәммәсе дә ислам динендә иделәр, соңра төрле диннәргә бүленделәр. Аллаһ һәммә кавемнәргә пәйгамбәр күндерде, Аллаһуга баш игәннәрне җәннәтләр белән сөендерүче, һәм Аллаһуга буйсынмаган кешеләрне җәһәннәм газабы белән куркытучы итеп. Янә Аллаһ аларга китап иңдерде хаклык белән, ихтыйлаф кылышкан кешеләр арасын гаделлек белән хөкем итсеннәр өчен, ягъни дин эшләрендә төрле юлда булган кешеләрне, бер генә юлга кертмәк өчен. Ислам диненең хөкемнәрендә ихтыйлаф кылышмадылар, мәгәр Аллаһудан аларга китап бирелгән кавем, китапларында ислам дине ачык бәян ителгәннән соң бер-берсенә хөседлек белән ихтыйлаф кылыштылар, төрле мәзһәбләргә бүленделәр. Аллаһу тәгалә, Коръән белән гамәл кылучы хак мөэминнәрне бидәґәтчеләр ихтилаф кыйлышкан эшләрдә хак булган ягына күндерде үзенең теләге белән. Аллаһ үзе теләгән кешене туры юлга салыр.