You are here: Home » Chapter 2 » Verse 124 » Translation
Sura 2
Aya 124
124
۞ وَإِذِ ابتَلىٰ إِبراهيمَ رَبُّهُ بِكَلِماتٍ فَأَتَمَّهُنَّ ۖ قالَ إِنّي جاعِلُكَ لِلنّاسِ إِمامًا ۖ قالَ وَمِن ذُرِّيَّتي ۖ قالَ لا يَنالُ عَهدِي الظّالِمينَ

Янә Ибраһим пәйгамбәрнең эшләрен хәтерләгез! Раббысы Ибраһимны боерган эшләр белән сынады. Ибраһим г-м йөкләтелгән эшләрне үтәгәч, Аллаһ әйтте: "Ий Ибраһим! Мин сине кешеләргә Имам итеп билгеләдем". Ибраһим г-м әйтте: "Ий Раббым! нәселемне дә Имамнар кыл!" Аллаһ әйтте: "Имам кылыр өчен булган вәгъдәм залимнәргә ирешмәс". Чөнки Ибраһим г-м нәселеннән Имам булырга яраклы изге кешеләрдә булган, һәм яраксыз залимнәре дә булган. (Түбәндәге эшләр Ибраһим г-мнең сөннәт гамәлләредер: Мисвәк кулланмак, госелдә тамакка су алып гаргара кылмак, борын эченә су алмак, мыек кисмәк, сакал тарамак, тырнак кисмәк, гаурәт төкләрен кырмак, ир баланы сөннәтләмәк, истинҗә кылмак, култык төген кырмак. Бу эшләрне һәр мөселман эшләргә бурычлы).