108أَم تُريدونَ أَن تَسأَلوا رَسولَكُم كَما سُئِلَ موسىٰ مِن قَبلُ ۗ وَمَن يَتَبَدَّلِ الكُفرَ بِالإيمانِ فَقَد ضَلَّ سَواءَ السَّبيلِ Ий кешеләр! Аллаһуга иман китермәк өчен безгә Аллаһуны күрсәт дип пәйгамбәрдән сорамакчы буласызмы? Әүвәлдә Муса г-мнән кавеме сораган кебек. Бер кеше иманны көфергә алыштырса, ул кеше, шиксез, туры юлдан адашты.