65وَاللَّهُ أَنزَلَ مِنَ السَّماءِ ماءً فَأَحيا بِهِ الأَرضَ بَعدَ مَوتِها ۚ إِنَّ في ذٰلِكَ لَآيَةً لِقَومٍ يَسمَعونَ Аллаһ күктән яңгыр яудырып үлгән җирне тергезде. Сүзне ишетеп фәһемли белүчеләргә Аллаһуның бу эшендә Аның берлегенә дәлил бар.