122وَآتَيناهُ فِي الدُّنيا حَسَنَةً ۖ وَإِنَّهُ فِي الآخِرَةِ لَمِنَ الصّالِحينَ Дөньяда ук аңа яхшы нигъмәтләр вә олугъ дәрәҗәләр бирдек ки, мөэминнәр дә кәферләр дә аны яраталар, вә ул ахирәттә, әлбәттә, изгеләрдән. Анда дәрәҗәсе тагын да зуррак булыр.