You are here: Home » Chapter 5 » Verse 74 » Translation
Sura 5
Aya 74
74
أَفَلا يَتوبونَ إِلَى اللَّهِ وَيَستَغفِرونَهُ ۚ وَاللَّهُ غَفورٌ رَحيمٌ

Әйә ул кәферләр бозык игътикатларыннан Аллаһуга тәүбә итмәсләрме? Һәм шундый зур гөнаһлары була торып, Аллаһудан ярлыкауны сорамаслармы? Әгәр тәүбә итеп, Аллаһуның берлегенә иман китереп, һәм Коръән белән гамәл кылсалар, әлбәттә, Аллаһ ярлыкаучы һәм рәхимле.