You are here: Home » Chapter 5 » Verse 119 » Translation
Sura 5
Aya 119
119
قالَ اللَّهُ هٰذا يَومُ يَنفَعُ الصّادِقينَ صِدقُهُم ۚ لَهُم جَنّاتٌ تَجري مِن تَحتِهَا الأَنهارُ خالِدينَ فيها أَبَدًا ۚ رَضِيَ اللَّهُ عَنهُم وَرَضوا عَنهُ ۚ ذٰلِكَ الفَوزُ العَظيمُ

Аллаһу тәгалә әйтер: "Бу көндә чын мөэминнәрнең, Коръәнгә вә сөннәткә муафикъ – дөрес динне тотучы мөселманнарның дөреслеге файда бирер. Аларга җимеш агачлары астыннан елгалар агучы җәннәтләр булыр, алар анда мәңге калырлар, Аллаһ алардан разый булды һәм алар Аллаһудан разый булдылар. Җәннәтләргә кереп, анда мәңге калу – иң зур бәхеткә ирешү.